Иртәдән үк Шура клубы җитәкчесе Клара Хөсәенова статуска сайлаудан фотолар куйды инде. Авыл халкы иртә торырга, вакытында эшне төгәлләргә күнеккән шул. Клара ханым белән элемтәгә кердек.
– Беренче булып Шурадан Тәнзилә Насыйрова сайлады. Гүзәлия Фазылҗанова дә аннан калышмады, – диде ул. – Тәнзилә Насыйровага бүләк тапшырдык. Гайфуллиннар, Мөбәрәкшиннар гаиләләре белән килде. Беренче тапкыр сайлаучы Гайнуллина да бүләк белән кайтып китте.