Арчада яшәүче 91 яшьлек Гандәлиф апа сайла участогына килеп, тавыш бирде.
Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәптә техничка булып эшләп, пенсиягә чыккан ул.
“Бер дә сайлаудан калганым юк, – дип сөйләде ул безгә. – Без элеккеге буын шулай тәрбияләнгән. Һәр эшкә җаваплы карыйбыз. Бердән лаеклы кандидатка тавыш бирсәм, икенчедән мәктәбемне күрергә киләм. Мәктәп хәзер бик матур, элеккеге мәктәп түгел. Тормышлар да рәхәт. Кадерен белеп яшәргә генә кирәк…”.