Перейти к основному контенту

Арчадан Мәдинә Батыршина, быел 18 яшен тутырып, беренче тапкыр сайлауларда катнашты. Мәдинә Арчаның беренче мәктәбен алтын медаль белән тәмамлаган. Бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырып, Казан медицина университетына укырга кергән. Тырыш, максатчан, һәр эшкә җаваплы караучы кыз туган ягы, республикабыз тормышына да битараф түгел. Киләчәктә ул хезмәт юлын да районыбыз белән бәйләргә тели. Бүген иртән ул үзе  беркетелгән сайлау участогына беренче тапкыр тавыш бирергә килде.

“Зур җаваплылык хисе белән килдем, сайлауга бару – безнен гражданлык бурычыбыз”, – ди Мәдинә.

Ссылка на источник

Для заполнения данной формы включите JavaScript в браузере.
Требуемые размер фото не более 2Мб
Поделись новостью!
Для заполнения данной формы включите JavaScript в браузере.
Требуемые размер фото не более 2Мб
Поделись новостью!