Көне кояшлы, матур. Кәефләр күтәренке. Балалар, әти-әниләр, әби бабайлар… Бар да мәктәп бакчасында. 1сентябрь, әй лә, 2 сентябрь – Белем көнен калдырып булмый. Бәйрәмнән күңелләр күтәрелеп китә. Балаңның сыйныфташларын, укытучыларны күрәсең. Матур котлауларны, теләкләрне ишетәсең. Кайнар алкышлар белән 1 нче сыйныфлар мәйданга үтте.