Перейти к основному контенту

Узган гасырның 70нче еллары. Район газетасы мөхәррире урынбасары Равил Вәлиев, мин, шоферыбыз Мәсхүт абый белән Арча элеваторына төшеп барабыз.

Машинабыз гади генә түгел – руле уң якта, ул чит илгә чыгару өчен эшләнгән булган, ничектер безнең редакциягә килеп эләккән…

Август ае бу, уракның кызган вакыты, безнең исәп – элеватордан репортаж язу. Элеваторга тимер юл аша чыгасы. Ул елларда тимер юлны аркылу урыннары күп, аларда фаҗигаләр дә еш булып тора иде. Без дә аздан гына калдык…

Сөт комбинаты янындагы юлдан тимер юлны аркылы чыгабыз. Машинабыз алгы көпчәкләре белән тимер юлга килеп керүгә райтоп ягыннан тулы ходка состав килеп чыкмасынмы?! Әле ул “башы“ белән дә түгел, килепме килә бу! Кирәк бит – шулвакыт машина да сүнде.

Мәсхүт абый машинаны кабызасы урында: “Этегез машинаны, этегез!“ – дип кабатлый. Алда утырган Равил Сабирович та, мин дә каушаудан ишекләрне ача алмыйбыз.

Мин ишекне ачмакчы булып кулны ерттырып бетердем. Шунда карап кына ачасы бит инде, юк, күзләр безнең өскә килгән поезд ягында. Шунда өчебезнең берсе дә машинадан чыга алмады, гипнозладылар мени…

Безнең бәхеткә тепловоз бас-кычында кулына кызыл флаг тоткан кеше булган икән, шул  машинистка сигнал биргән. Составның алдан килгән вагоны машина ишегенә терәлеп диярлек туктады.

Шуннан безнең машина да кабынды, бераз киткәч аны туктатып хәл алдык.

 Менә шундый истәлекле, онытылмаслык сәяхәт булды ул.

Редакциядә эшли башлаганга ярты гасырдан артты. Шуның һәр елында урак өстендә элеваторда булырга туры килде, элек кул хезмәте күп иде. Элеватор территориясе кырмыска оясын хәтерләтә иде, ашлыкның бозылган еллары да булгалады.

Әле менә шушы көннәрдә элеваторда булдык. “Без яңгырлы көннәрдә дә  эшлибез, дымлы ашлыкны тиешле нормага китерү өчен киптергечтә дүртәр мәртәбә әйләндерергә туры килде, – диде директоры Ләйсән Әһлиуллина. – 30 процент, аннан артыграк дымлылык белән дә алдык“. Бүген элеваторда “кырмыска оясын“ күрмисең инде. Читтән кеше алмыйлар, коллектив тотрыклы, һәркем үз эше белән мәшгуль.

 

Ссылка на источник

Для заполнения данной формы включите JavaScript в браузере.
Требуемые размер фото не более 2Мб
Поделись новостью!
Для заполнения данной формы включите JavaScript в браузере.
Требуемые размер фото не более 2Мб
Поделись новостью!