Перейти к основному контенту

Ортопед-травматолог Руслан Мәсхүтов белән шул сорауга ачыклык кертәбез.

Нидән гыйбарәт? Шпора – үкчә сөягендәге үсенте. Тышкы кыяфәте белән атта йөрүченең аяк киеменә беркетелгән шпораны хәтерләткәнгә, шундый исем бирелгән аңа.

Билгеләре. Шпора вакытында үкчәгә басканда кискен, аякка кадак кергән кебек ачы авырту сизелә. Бу билгеләр иртәнге якта аеруча көчәя.

Сәбәпләре. Үкчәгә шпора чыгуга, нигездә, тоташтыргыч яры, мускул тукымалары, сеңерләрнең дөрес эшләмәве сәбәпче. Андый чакта аяк табанына басым тигез төшми. Мондый урыннарда алда телгә алган сөякле үсенте пәйда була. Шпора уңайсыз аяк киеменнән йөрүчеләрдә дә күзәтелә ала.

Дәвалау. Шпораны дәвалауга тотынганчы, иң элек аның ни сәбәпле барлыкка килүен, кайсы мускулларның эшләвен, кайсыларының хәрәкәтләнмәвен ачыкларга кирәк. Шпорага операция бик сирәк очракларда ясала. Шәхсән үземнең әлегә андый очраклар белән очрашканым юк. Мануаль техникалар (массаж) ярдәмендә дә яхшы гына нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Тукымаларга югары амплитудалы тавыш ешлыклары ярдәмендә тәэсир итү (ударно-волновая терапия – Д.Г.) шпораны җиңәргә ярдәм итә. Шпорадан котылыйм дисәң, уңайлы аяк киеменнән генә йөрергә кирәк. Табанына индивидуаль рәвештә ясалган ортопедик олтырак салынган булса, бигрәк тә яхшы.

 

 

Ссылка на источник

Для заполнения данной формы включите JavaScript в браузере.
Требуемые размер фото не более 2Мб
Поделись новостью!
Для заполнения данной формы включите JavaScript в браузере.
Требуемые размер фото не более 2Мб
Поделись новостью!