Перейти к основному контенту

Аны вируслар чыгара, бик йогышлы, тиз тарала. Беренче тапкыр бу авыруны Африкада 1903 елда тапканнар. Шуннан әкренләп Азия илләренә, Америка материгына күчкән. Россиягә 2008 елда үтеп кергән.

Хәзерге вакытта Россиянең көньяк районнарында, көнбатыш, үзәк өлешендә гел төрле урында баш калкытып тора. Татарстан Республикасына килгәндә, бездә ул яктан тыныч дип әйтергә була, шулай да уяу булырга кирәк, чөнки күрше өлкәләрдә бар инде.

Безнең районда дуңгыз асраучы эре хуҗалыклар юк. Кайбер шәхси хуҗалыкларда гына асраучылар бар. Дуңгыз асрау-га тыю юк, әмма бөтен күрсәтмәләрне үтәргә кирәк. Мәсәлән, ябык тоту, урамга чыгармау, кыргый җәнлек-кошлар белән очраштырмау, үзеңнән калган азык-төлекне, бигрәк тә колбаса ише ашамлыкларны пешереп ашату һ.б. Дуңгыз чумасы төрле юллар белән йога. Шуңа уяу булырга кирәк, ветеринария таләпләрен үтәргә. Бигрәк тә бу чирне кабан дуңгызлары тарата. Алар йөргән җирләрдә, бигрәк тә урман тирәләрендә сак булырга кирәк. Чир йоктырган очракта 20 км радиустагы бөтен дуңгыз юк ителә. Башкача чара юк,  суерга ярамый, дәвалап булмый, вакцина ясалмаган. Шуңа күрә бу авыруны булдырмау әйбәтрәк.

Рәдиф Гарифуллин, район ветеринария берләшмәсе белгече.

Ссылка на источник

Для заполнения данной формы включите JavaScript в браузере.
Требуемые размер фото не более 2Мб
Поделись новостью!
Для заполнения данной формы включите JavaScript в браузере.
Требуемые размер фото не более 2Мб
Поделись новостью!