Перейти к основному контенту


Арчада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тәлгать Ногманов өендә тавыш бирде
Арчада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тәлгать Ногманов өендә тавыш бирде
Арчада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тәлгать Ногманов өендә тавыш бирде

Татарстан Дәүләт Советына җиденче чакырылыш депутатларын сайлаулар дәвам итә. Сайлау участокларына килә алмаучыларны участок вәкилләре өйләрендә сайлата. Алар белән бергә без дә Арчада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тәлгать ага Ногманов янында булып кайттык.

“Мин бер сайлауны да калдырмыйм, – диде ветеран. – Элек үзем бара идем, хәзер өйгә килеп сайлаталар. Сайлауларда катнашу, көчле республика, район өчен тавыш бирү һәркем өчен мөһим. Күк йөзебез һәрчак тыныч булсын”.

 

Ногманов Тәлгать Ногман улы 1927 елның 5 июнендә Арча районы  Субаш-Аты авылында туа. Сугыш башланганда аңа нибары 14 яшь була.      1944 елның ноябрендә аны армиягә алалар, аннары уку отряды белән Кытайга озаталар. Ул биш ел Порт-Артур шәһәрендә хезмәт итә.

Тәлгать ага 1951 елның маенда туган авылы Субаш-Атыга кайта. Клуб мөдире булып эшли башлый. Аннары Казахстанда машина төзелеше заводында эшли. Язмыш Тәлгать Ногъман улын Урал ягына да ташлый. Анда ул дүрт ел шахтада эшли. Аннары гаиләсе белән Арчага кайтып урнаша.  30 ел Арча коммуналь хуҗалыгында шофер булып эшли. Тәлгать ага  хезмәтен һәрвакыт намус белән башкара. Бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә. «Татарстан Республикасы коммуналь хуҗалыгының иң яхшы хезмәткәре» исеменә лаек була.

Ссылка на источник

Для заполнения данной формы включите JavaScript в браузере.
Требуемые размер фото не более 2Мб
Поделись новостью!
Для заполнения данной формы включите JavaScript в браузере.
Требуемые размер фото не более 2Мб
Поделись новостью!