Перейти к основному контенту

Безнең урам Арча сәнгать мәктәбендә урнашкан сайлау участогына карый. 

Гадәттә без иртәдән эшне бетереп, сайлап куярга тырышабыз. Әмма һәрвакыт бездән дә алда килүчеләр табыла. Зариповлар иртәдән гаиләләре белән сайлауга килгән. Чыгып барышлары иде инде. “Безгә машина кирәкми, айфон отабыз”, – дип көлешә-көлешә фотога дә төштеләр. 

– Кеше иртәнге 8 гә килергә күнеккән. Шуңа әлегә бераз тынлык, – диделәр безгә.

Әмма алай дип әйтмәс идем. Зур чират кына юк, кеше өзелми, килеп тора. Беренче булып Игорь Пономарев сайлаган. Аңа истәлек бүләге тапшырылган. Гаилә белән килгәннәргә браслетлар бирелә. Айфон отарга була. Төп бүләге – автомобиль. 

– Еллар имин булсын, тынычлык урнашсын, бәяләр исән-имин кайтсын, – ди сайлаучылар.

Ссылка на источник

Для заполнения данной формы включите JavaScript в браузере.
Требуемые размер фото не более 2Мб
Поделись новостью!
Для заполнения данной формы включите JavaScript в браузере.
Требуемые размер фото не более 2Мб
Поделись новостью!