Перейти к основному контенту


Алар тырыш кешеләр

Сыер савучы – авыл җирендә иң мөһим һөнәрләрнең берсе. Терлекчеләр ел әйләнәсендә алны-ялны белми тырышлык белән эшлиләр. Хуҗалыкның иминлеге теге яки бу дәрәҗәдә нәкъ менә алар хезмәтеннән тора, чөнки сөт – авыл хуҗалыгы предприятиеләренең төп яшәү чыганагы. Үз эшенә шулкадәр бирелеп, чын күңелдән тырышып, җанын-тәнен биреп хезмәт итүче «Ак Барс» агрокомплексы сыер савучысы Лилия Хөсәеновага 60 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Алар тормыш иптәше Ришат белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенгесе көндә икесе дә хуҗалыкта берсе тракторчы, икенчесе сыер савучы булып хезмәт куялар. Исән-сау булсыннар, балалар бәхете белән яәәргә язсын!

Ссылка на источник

Для заполнения данной формы включите JavaScript в браузере.
Требуемые размер фото не более 2Мб
Поделись новостью!
Для заполнения данной формы включите JavaScript в браузере.
Требуемые размер фото не более 2Мб
Поделись новостью!