Спорт чарасында мәктәп укучылары бик теләп катнаштылар.
Монолит микрорайонында яшәүче балалар көзге матур көннәрне заяга уздырмый, ял көннәрендә алар велосипедларын иярләп, 4 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова оештырган спорт чарасында катнаштылар. Аларга әти-әниләр дә бик теләп кушылдылар. Иң бәләкәй велосипедчыга биш яшьтә юк иде, олыраклардан ул бер дә калышмады.
Спорт чарасы балалар мәйданчыгында “Карбыз бәйрәме” белән төгәлләнде.
– Җәй буе балалар мәйданчыгыннан кеше өзелмәде, бездә сәламәт тормыш рәвеше алып баручылар бик күп. Бүгенге спорт бәйрәме дә моның дәлиле, – ди ТОС рәисе Нурия Хаҗипова.