САЙЛАУ
Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаудан Азнакай шәһәрендә кызы Нурия тәрбиясендә гомер кичерүче Нурлыҗинан Әхмәтшина да читтә калмады.
Өенә килгән сайлау комиссиясе әгъзаларына, булачак депутатларга ул теләкләрен дә шигырь юлларына салып җиткерде: “Эшләрегез уң булсын, бездән теләк шул булсын”, – ди ветеран.