САЙЛАУ
Азнакай муниципаль районында сайлаучылар исемлегенә 46 мең 405 кеше кертелгән, аларның 281 е – беренче тапкыр сайлау хокукына ия булучылар.
Камил Шиһапов та сайлауларда беренче тапкыр катнаша. 512 нче сайлау участогына килгән егетне участок рәисе Гәрәй Хәмидуллин бүләкләр белән каршы алды.