Перейти к основному контенту

Бүген районыбызның һәр сайлау участогында җанлылык, һәркем гражданлык бурычын үтәргә ашыга.

Гаиләләре белән килүчеләр дә бихисап. Озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында җитәкче урыннарда эшләп, лаеклы ялга чыкканнан соң район-шәһәр ветераннар советын җитәкләгән Миргасим Кәримов та сайлау участогына тормыш иптәше Сания апа белән бергә килде. Алар үзләре яшәгән территориягә караган сайлау участогында – элекке 1 нче мәктәп бинасында тавыш бирделәр.

– Республика үсешен дәвам итү өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдалану – барыбызның да бурычы. Бүгенге сайлауларда катнашып, депутатларыбыз өчен тавыш биреп, киләчәк юлыбызны билгелибез. Шуңа аннан читтә калмаска чакырам. Сайлау көнен элек ничек көтеп ала идек, бүген дә шулай. Иң мөһиме – дөрес карар кабул итәргә! – диде Азнакай районының Мактаулы гражданины Миргасим Кәримов.

Корбановлар 510 нче сайлау участогына гаиләләре белән килгәннәр, үзләре белән оныклары да бар.

– Элек мәктәптә укыган чорда участокта кешеләрне каршы алып, озатып тора идек, бүген шуларны искә төшереп, хатирәләргә бирелеп алдым, – ди Тәслимә Корбанова.

Ссылка на источник

Для заполнения данной формы включите JavaScript в браузере.
Требуемые размер фото не более 2Мб
Поделись новостью!
Для заполнения данной формы включите JavaScript в браузере.
Требуемые размер фото не более 2Мб
Поделись новостью!