ҖӘМГЫЯТЬ
Бүген “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсендә ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев азнакайлыларны кабул итте.
Анда шулай ук район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та катнашты.
Депутат янына дистәгә якын райондашыбыз мөрәҗәгать итте. Рөстәм Мөхәммәдиевка шәхси гозер белән килүчеләр арасында бу юлы да физик мөмкинлекләре чикле булганнар, авыр тормыш хәлендә калучылар, зур күләмдә акча таләп иткән тернәкләнү чаралары кирәк булган авырулылар күп иде. Аларның барысы да уңай җавап алды.