Перейти к основному контенту

Мәүлид ае мөселманнар өчен бик кадерле, чөнки бу айда пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) дөньяга килгән.

Әлеге күркәм вакыйганы Чубар Абдул авылы мәчетендә дә зурлап билгеләп үттеләр. Мәчетебез имам-хатыйбы  Илгизәр хәзрәт вәгазьләр сөйләде, Коръән укып, илләргә, көннәргә тынычлык теләп, догалар юллады.

Мәүлид кичәсенә килгән авылдашларны чәй өстәле белән каршы алдык. Кунакларыбыз үзләре дә буш кул белән килмәгән.

Бу бәйрәм бер-беребезгә карата кардәшлек, ихтирамлык хисләрен тагын да ныгытты. Кунакларның барысы да: “Киләчәктә дә мәчетләребездә азан моңы тынмасын, ул беркайчан да буш тормасын”, – дигән теләк белән таралышты.

Әлфия Шакирова, китапханәче

 

Ссылка на источник

Для заполнения данной формы включите JavaScript в браузере.
Требуемые размер фото не более 2Мб
Поделись новостью!
Для заполнения данной формы включите JavaScript в браузере.
Требуемые размер фото не более 2Мб
Поделись новостью!