Хөрмәтле язылучыларыбыз, бүген без сезгә яшь автор Заһидә Мусинаның «Килен» повестен укырга тәкъдим итәбез.
Башын укыгыз > https://aznakaevo-rt.ru/news/adabiiat/zahida-musinanyn-kilen-iana-poveste
Бер тапкыр мич төбендә ипигә дип изгән камырны күрмәгәнбез. Инде күперергә өлгергән камырны басмыйча, мәктәпкә китеп барганбыз. Әни үзе дә әйтмәгән, ичмасам. Искә төшергән будсачы! Ул фермадан кайтканчы, ипи камыры күәсеннән ташып чыккан.
Мәктәптән әни безне чыбыгын әзерләп каршы алды. Мин хәтта аптырамадым да, нәрсәне ялгыш эшләгәнбез дип тә уйламыйм. Шулкадәр еш эләккәнгә сәбәпләре мөһим түгел. Чулпан чыбыкны күргәч тә еларга тотынды. Әни тәүдә аңа эләктерде. Чулпан елый, мин чиратымны көтеп карап торам. Әни әрли:
– Монда Әндри казнасы бар дип белдегезме әллә?! Күпме камырны әрәм иткәнсез! Ул ипи бер атнага җитәргә тиеш иде! Яңа күәскә дигән онны хәзер артымны күрсәтеп алыйммы?!
Чулпан гарьлегеннәнме, авыртуданмы улый-улый елый. Ычкынмакчы булып тыпырчына, моңа әни тагын да ныграк җенләнә. Менә чират миңа да җитте.
– Борыл! ди әни. Мин борылып, күземне чытырдатып йомам да, бөтен ихтыярымны учыма кысып тотып, катып тик торам. Әни суга башлый. Нәзек чыбык өче төшә. Тәнне ут белән пешерәләрмени?! Авыртса да, эндәшмим. Әни тагын да катырак суга. Мин бер тавыш та чы- гирмыйча, тешемне кысып түзәм. Әни суга-суга да:
– Ых та итми, ичмасам, дип, үзе елап чыгып китә. Чулпан белән шулай икәүләп, берсе өйдә, берсе тышта елыйлар-елыйлар да, аннан соң тынычланып, берни булмагандай, өчәүләп утырып, чәй эчәбез. Шушы хәлдән соң мин бөтенләйдиярлек икмәк капмас булдым. Кешенекен урлап ашагандай, үземне гаепле тоя идем.
Кызыксындыгызмы? Повестьның дәвамын беләсегез килсә, “Маяк” газетасы редакциясенә ашыгыгыз: китаплар саны чикле.