Перейти к основному контенту

ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакай районы җәмәгать судьялары исерек хәлдә машина руле артына утырган шоферларга карата хөкем карарлары чыгарды.

Д.Талиповны Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе хезмәткәрләре 11 июньдә туктаталар. Исереклек билгеләре булса да, ул полиция вәкиленең исереклеккә медицина тикшерүе узу турындагы законлы таләпләрен үтәми. Әмма шоферны бу гына җаваплылыктан коткарып калмый: аңа карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелә. Җәмәгать судьясы карары белән Д.Талиповка 30 мең сум күләмендә штраф салынды. Ул шулай ук ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Ссылка на источник

Для заполнения данной формы включите JavaScript в браузере.
Размер фото не более 2Мб
Поделись новостью!
Для заполнения данной формы включите JavaScript в браузере.
Размер фото не более 2Мб
Поделись новостью!