Перейти к основному контенту

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезнең игътибарга Халидә Галимованың «Бәрәңге кыйссасы» исемле шаян хикәясен тәкъдим итәбез.

Хәким картның биле ычкынды. Бу хәлнең элек тә булганы бар иде булуын. Тик болай озакка китеп, урынга ук калганы булмады аның. Карчыгы Гөлсинә җылытып кирпеч тә куеп карады, күрше Дания түти елан кебек боргаланып торган сөлекләрен дә салып маташты, гомергә укол ясатмаган кеше, оялуыннан башын мендәргә яшереп арт шәрифен яшь медсестра Лилиягә дә ачып ятарга туры килде. Тик биленә котырган эт кебек ябышкан авырту бераз җиңеләйсә дә, бер эш эшләргә дә бирмәде. Кирәк бит, бәрәңге алу чорында аунап ят инде. Ачу иткәндәй телевизор, радиосы да бүген – иртәгә көчле яңгырлар башлана дип колак итен ашап тора. Карчыгы инде әллә ничә тапкыр:

– Атасы, әйдә балаларны чакырыйк, – дип сүз башласа да Хәким карт башта бик каты торды:

– Нәрсә, үләргә ятмыйм бит, иншалла, торырмын, – дип кырт кисте.

Юк, балалар кайтуын ярата иде ул, тик эш беткәч, кунакка гына кайтсыннар. Яшьтән үк шәһәргә чыгып киткән балалар авылга елга бер-ике кайталар, бер эшне дә ул дигәнчә эшли алмыйлар.  Аннан гомергә кеше эшен яратмады,  әле Аллага шөкер, җир җимертмәсәк тә үзебез барына да җитешәбез, дия иде. Тик көннәр үтеп тә алга китеш булмагач, бичарага ни чара, дип риза булды.

– И, Аллам шушы көнгә кал инде, – дип  карчыгының иске шәленә төрелгән билен ышкый-ышкый өй янына туктаган машинага каршы чыкты ул. Машина ишеге ачылып, иң беренче олы малае Илгизәрнең соңгы елларда ару түгәрәкләнгән корсагы килеп чыкты. Аннан мыш-мыш килеп калган гәүдәсе тәгәрәп, Хәким карт каршына килеп басты. Илгизәр артыннан шулай ук түгәрәклеге иреннән дә уздырган килене Сания да күренде. Алар төшүгә, машина шыгырдап ару гына күтәрелеп китте. Ул да булмады, арткы ишек ачылып, ике колагына да ниндидер баулар тыккан, быел институт бетерү сәбәпле, берәр ел ял итәргә тиешле оныклары Карина чыкты. Чыккан оңгайга башы селкенеп торганын күреп, Гөлсинә карчык куркып, бисмилласын укый башлады:

– И, Ходаем,әллә калтыравык булдымы? Ник селкенә ул?

Шул чак Илгизәр ачу белән тегенең колагыннан бауларын тартып алды:

– Әби, бабаң белән күреш, чукындың инде шул телефоның белән, – дип кызын картлар каршына бастырды. Тегесе яңа дөньяга килгән бозау сыман күзләрен мелт-мелт итеп бераз басып торды да, әтисе арттан төртеп җибәргәч кенә, килеп башта әбисен, аннан бабасын кочаклады. Шуннан зур бер эш корган кеше кебек колагына телефон бауларын элеп йортка атлады. Үрдәк сыман чум-чум атлап барган килен белән улына, алар артыннан селкен-селкен килеп барган оныкка Хәким карт башын селкеп карап калды.

– Да, алыр инде болар бәрәңгеңне, – диде ул карчыгына карап. Килен ару гына кысталгандыр, өйгә дә кермичә абзарга таба теркелдәде. Хәким карт баскычка менәргә өлгермәде, шул яктан колакны ярып чәрелдәгән тавыш ишетелде. Тавышка өйдәгеләр атылып чыкты. Абзар ягыннан бер кулы белән чалбарын тотып, бер кулы белән башына кунган кызыл әтәчне куалап, Сания йөгереп чыкты. Беразга бар да аптырап калдылар. Иң беренче Хәким карт аңга килде. Баскычка сөялгән себеркене алып, кызыл әтәчне киленнең башыннан бәреп төшерде дә:

– Башланды ат кәмите, – дип йортка атлады.

 

Дәвамы бар…

 

Ссылка на источник

Для заполнения данной формы включите JavaScript в браузере.
Требуемые размер фото не более 2Мб
Поделись новостью!
Для заполнения данной формы включите JavaScript в браузере.
Требуемые размер фото не более 2Мб
Поделись новостью!