24 . «Без — Тукайлы милләт» — татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга булган мәхәббәтне, аның иҗатының татар мәдәнияте, теле һәм рухы өчен нигез булуын раслаучы девиз. Бу гыйбарә Тукайны милли үзаң, тел саклаучысы һәм бөтен буыннарны берләштерүче шәхес буларак билгели. 26 нчы апрель — татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Ул татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Тукае булган халык бәхетле! Без укучыларга олпат язучыбыз турында сөйләп, аңа багышланган кызыклы видео презентация һәм китап күргәзмәсе тәкъдим итәбез, аның үлемсез шигырьләрен искә төшерәбез.

